12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Игдисанова Эльза Рафаиловна66
Россия, Пермский край, Лысьва

Игдисанова Эльза Рафаиловна,

Пермь крае Лысьва районы,

Канабек мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсере.

Дәреснең максаты:

1.Дидактик максат: Гадел Кутуйның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты  белән танышу,  “Сагыну”нәсеренең эчтәлеген төшендерү,укучыларны нәсер төшенчәсе белән таныштыру.

2.Үстерешле максат: укучыларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат: укучыларда туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет күнекмәләре:”Сагыну” нәсеренең эчтәлеген аңлау, нәсердәге каршылыкларны табу,темасын, идеясын,  жанрын  билгели белү.

Шәхси: сугышның куркыныч афәт  икәнен һәм  кеше тормышында туган илнең зур урын тотуын аңлау.

Метапредмет УУГ:

Танып-белү: нәсерне аңлап уку,кирәкле  мәгълүматны таба, нәтиҗә чыгара белү.

Коммуникатив: иптәшләреңнең  җавапларын тыңлау, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү,парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Регулятив: уку бурычларын кую, максатка ирешү юлларын планлаштыру, проблемалы ситуациядән чыга белү.

Дәрес тибы:уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Предметара бәйләнеш: әдәбият һәм тарих, әдәбият һәм җыр, география, рус теле.

Эшне оештыру төрләре: карточка белән эш, фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә  эшләү.

Ресурслар:

- Әдәбият, 5 нче сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия/М.Ш.Җәләлиева,Г.М.Әдһәмова, Д.Ш.Сибгатуллина.- Казан: Татарстан китап нәшрияты.,2011.

- Фоат Галимуллин башкаруында аудиоязма( ”Сагыну” нәсере)  http://vkmp3.info/mp3/Сагыну%20Гадел%20Кутуй/

- Разил Усманов башкаруында җыр (“Бик сагындым авылым”). https://ipleer.fm/song/4668702/Razil_Usmanov_-_Bik_sagyndym_avylym/

http://fmusic.me/song-show/15378378-razil-usmanov-bik-sagyndym-avylym

 

Җиһазлау: Евразиянең физик  картасы, компьютер, презентация, экран, такта,  карточкалар, А4 форматтагы кәгазь бите.

 

 

Дәрес барышы.

 

I. Ориентлашу- мотивлаштыру этабы. (1мин.)

 

 -Исәнмесез, хәерле көн!

 Бер-беребезгә елмаеп,

Яхшы кәеф, матур көннәр,

Зур  уңышлар теләп,

Дәресебезне башлыйбыз .

-Укучылар, кәефләрегез ничек, сезнең алдыгызда смайликлар ята.

 Күрсәтегез әле?  (смайликларны күрсәтәләр). (слайд)

-Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз.

- Укучылар, сезгә үзбәя кую өчен карточкалар бирелде, һәр     эшләнгән эшегезгә баллар куеп барасыз. Дәресебезне дәвам итәбез.   ( карточка№1)

                    

II.Белемнәрне актуальләштерү этабы.(9 мин).

 

-  Укучылар, слайдны игътибар белән карагыз әле.

-Слайдта кемнәр бирелгән? Кайсы сезгә таныш түгел? (укучыларның җаваплары тыңлана)

-Бугенге дәрестә без нишләрбез. (укучыларның җаваплары тыңлана)

- Шушы язучы белән танышырбыз.

- Әйе, Гадел Кутуйның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. (слайд)

- Балалар,портретны игътибар белән карагыз, бу шәхес турында ни әйтерсез? Укучылар, ул нинди кеше булып күренә? (укучыларның фикерләре тыңлана, укытучы тактага яза).       

                                         

                                 Гадел Кутуй  (1903-1945) (тактага да языла, слайд та күрсәтелә)

 

 

  - Укучылар,тагын нинди кеше булды икән?  Моның өчен дәреслекләрегезне ачып, 191нче биттәге аңлатманы укып алырсыз. Шушы кластерны парларда эшләп  бетерерсез.(Дәреслектәге аңлатманы укыйлар, кластерларны А4 форматтагы кәгазь битләрендә  эшлиләр.)

- Ә хәзер ,укучылар, кластерларыгызны тикшереп алырбыз.(укыйлар, укучылар  берәм-берәм тактага язалар).   

                                         Гадел Кутуй  (1903-1945) 

            Көләч йөзле, шат күңелле, тормыш сөючән, язучы, фронтовик

-Бик яхшы, укучылар, тырышып эшләдегез, баллар куярга онытмагыз.

III. Уку мәсьәләсен кую. (3мин.)

- Ә хәзер, укучылар, сезнең белән Разил Усманов башкаруында җыр тыңларбыз. Бу җырны игътибар белән тыңлагыз. Җырда нинди хис чагылыр икән? (җырны тыңлыйлар).

- Укучылар, җырда нинди хис чагыла? Фикерләрегезне әйтегез әле. (сагыну хисе).

- Укучылар ,сагыну русча ничек булыр? (тоска)

-Шулай итеп, укучылар, дәреснең максаты нинди булыр?( укучылар фикерләре)

- Әйе,бүгенге дәрестә  Г.Кутуйның “Сагыну” әсәре белән танышырбыз, әдип иҗатының  үзенчәлеген, сәнгатьчә сүрәтләү  осталыгын күреп танырга өйрәнербез. (слайд)

( Җаваплар өчен баллар куялар)

 

IV. Уку  мәсьәләсен чишү. (27мин.)

1. Аудиоязма тыңлау.

- Ә хәзер, укучылар, хәзер Фоат Галимуллин башкаруында”Сагыну” әсәрен   тыңларбыз.        (аудиоязманы тыңлау).   

 2.Сүзлек өстендә эш. (слайд)

 

-Укучылар, нинди аңлашылмаган сүзләр очрады?                

Мөкатдәс (священный,святой)  - изге, бөек, хөрмәтле.

Мәһабәт (величавый,прекрасный) - сокландыргыч, матур, күркәм.

Ширбәт (фруктовый напиток) - баллы җимеш суы

Хәмер рухым - көчем

Газиз – (дорогой; уважаемый) - кадерле

Илаһи матурлык  (божественная красота )- аллага хас, серле

Шагыйрәнә (подобно поэту) – шагыйрьләр кебек

(слайд)

3. Нәсерне уку.

     1нче өлешне уку.

- Ә хәзер, укучылар, әсәрне  тукталышлар ясап укый башларбыз.(Чтение с остановками).

         (укучылар 1нче абзацны укыйлар)

- Укучылар,әсәр кем исеменнән сөйләнелә? (Лирик герой)

- Димәк, бу нинди әсәр?(лирик әсәр)

- Әйе, бу лирик әсәр. 1нче абзацта  геройның хис-кичерешләре бирелә.

- Хис төшенчәсен ничек аңлыйсыз?( шатлык, кайгы, үкенү,сагыну һ.б.-кеше кичерешәре.)

- Лирик герой нәрсәне сагына? ( туган илен)

- Чит илдәге чәчәкләрне нәрсә белән чагыштыра? ( туган җир әреме белән)

- Шулай итеп, укучылар, 1нче абзацта  беренче каршылыкны да таптык. ( Җаваплар өчен баллар куялар)

Чит илнең матур гөлләре- туган илнең әрем исе. (слайд)

 

2нче өлешне уку.

-Укучылар, дәвам итәбез, 2 абзацны укыйбыз.(2 нче укучы укый)

- Лирик герой шаулап аккан елгалардан су эчә. Ләкин туган илендәге  елгаларны сагынып искә ала.

Чит ил елгаларын нинди елгаларга каршы куя? (Идел, Дон, Арагва,Дим)

- Шулай итеп, бу өлештә лирик герой үз туган иленең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынуын белдерә, елга һәм чишмә суларын сагынуын сөйли. Шулай итеп,укучылар ,2 нче каршылыкны да таптык.

             Чит елгалары   -   Идел Дон,Арагва Дим елгалары (слайд)

 

-Ә хәзер,укучылар, Идел, Дон, Арагва, Дим елгаларын георафик картадан табыгыз әле.(укучылар эзләп табалар, күрсәтәләр).

- Бик яхшы, рәхмәт, укучылар. ( Җаваплар өчен баллар куялар)

 

3нче өлешне уку.

-Укучылар, 3,4,5  нче абзацны  укуны дәвам итәбез.(укып чыгалар)

- Лирик герой Карпат тауларына менә, әмма нинди тауларны сагына? (Эльбрус,Кавказ тавы)

Карпат тавы - Эльбрус,Кавказ тавы (слайд)

 

 

-Финляндия күлләре янында ял итә, ләкин нинди нәрсәне сагына? (Аккош күлен сагына)

      Финляндия күле    -   Аккош күле (слайд)

 

-          Укучылар,чит ил кызларын кемнәр белән чагыштыра? (туган илендәге нечкә билләре)

        Чит ил кызлары - туган илнең нечкә билләре (слайд)

 

-Укучылар, без сезнең белән тагын 3  каршылык таптык.

-Лирик герой тагын нәрсәне сагына?(газиз илен, аның бәйрәмнәрен)

-Туган иленә булган мөнәсәбәтен ничек раслап куя? Шулай итеп,Туган илнең матурлыгын, гүзәллеген сагынуын белдергән җөмләне табып укыгыз әле.”(Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйрәнә мәһабәтлек бер җирдә дә юк, туган ил!). ( Җаваплар өчен баллар куялар)

 

4нче өлешне уку.

-Укучылар, дәвам итәбез.( 4нче укучы укый)

-Лирик герой чит илдә кем булып йөри?(җиңүче)

- Герой нәрсә турында уйлый? (ата-баба корган изге йорт турында).

-Укучылар, герой ни өчен Берлинга ашыга?( иле белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен).

-Лирик геройның ачуы шулкадәр көчле, сагынуы шундый татлы, түзми җырлап җибәрә. Шушы юлларны табып укыгыз әле?

- Әйе, укучылар аның тизрәк өйгә кайтасы килә. ( Җаваплар өчен баллар куялар)

 

5нче өлешне  уку.

- Укучылар, лирик герой мәйданга керә, поляк яшьләре матур җырларын җырлыйлар, 

 шушы бүлектә лирик герой нәрсәне сагына? (туган илне).

-Лирик геройның нинди җырлар ишетәсе килә? ( татар җырларын)

-Шулай итеп, бу бүлектә  нинди каршылык бирелә?

          Поляк җырлары - татар халык җырлары(слайд)

 

- Укучылар,бу өлештә сагыну хисе иң биек ноктасына җитә, ул җыр булып тышка атылып чыга.

-Укучылар, лирик герой чит илдә йөреп нәрсәне ачык аңлый? (кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә  гүзәлрәк ил дөняда юк ул.)

- Укучылар, әсәрне укып чыктык,  нинди җөмләләр әсәрне 5 өлешкә бүлә?

    (“Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!) ( Җаваплар өчен баллар куялар)

 

4. Фикультминутка.

Без әле бераз ардык,

 Ял итәргә уйладык:

 Башны иябез алга,

 Ә аннары-артка.

 Уңга-сулга борабыз,

 Аннан карап торабыз.

 Иң өстен сикертәбез,

 Кулларны биетәбез.

 Бер алга, бер артка сузып

 Күңелле ял итәбез.

 

5.Нәсер жанры белән танышу.

-Укучылар, әсәрнең башыннан ахырына кадәр без нинди хисне күрәбез?(сагыну хисе). Шулай итеп, монда геройның  тирән хисләре чагылдырыла.

- Укучылар, бу әсәр күләме ягыннан нинди? (кечкенә)

-Бу, укучылар, жанры ягыннан бу әсәр - нәсер дип атала.

3.  Нәсер: (слайд)

1.        Геройның киеренке,тирән хисләрен чагылдыра

2.        Кечкенә күләмле.

 

6. Сорауларга җавап бирү.

- Укучылар, һәрбер өлештә нәрсә турында сүз бара.(туган ил)

- Димәк, әсәрнең темасы нинди? (Туган илне сагыну.)

- Укучылар, Гадел Кутуй бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән? (идеясе-туган ил бик кадерле,якын. Солдат туган илен сагына, ярата, шуның өчен ул туган ил азатлыгы өчен көрәшә.)

- Укучылар, бәхетле булыр өчен илдә нәрсә кирәк? (Тынычлык)

 - Ни өчен илдә тынычлык кирәк? (укучыларның фикерләре тыңлана)

- Укучылар, нәсердә язучы нинди сурәтләү чаралары куллана?( эпитет, чагыштыру)

- Ә хәзер, укучылар,  төркемнәрдә эшләп алырсыз.1 нче төркем нәсердән шушы кәгазь битләренә чагыштыруларны, ә 2 нче төркем эпитетларны язып алыр.( Нәсердән эзләп язалар, укыйлар)

-    Шулай итеп, укучылар, автор сурәтләү чараларын бик оста файдаланган. Укучылар, нәсерне тикшердек. Барыгыз да актив катнаштыгыз, дөрес җаваплар белән шатландырдыгыз. ( Җаваплар өчен баллар куялар)

 

VI. Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. (2мин) (слайд)

 

- Ә хәзер, укучылар, хәзер алган белемнәрне тикшереп алырбыз. Сезгә карточкалар таратыла, кәгазләрдә план бирелгән, сез дөрес һәм дөрес түгел икәнлеген тикшереп чыгарсыз. (укучылар эшлиләр)

 (Дөрес җавапка +,

 

 

  Дөрес түгел    – тамгасы  куярга.)

 

 

План

 

Дөрес

Дөрес түгел

1

Туган илнең әреме дә шифа булыр иде.

 

 

2

Мин Иделне, Донны, Арагваны, Димне сагынам.

 

 

3

Мин Карпат тауларын сагындым.

 

 

4

Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым.

 

 

5

Чит илдә әсир булып йөрим.

 

 

6

Җиңү мине Берлинга алып бара.

 

 

7

Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам.

 

 

 

 

-Укучылар ,  дөрес җавапны през.-гә карап тикшерегез һәм  билге куегыз.( укучылар үзләре тикшерәләр һәм билге куялар).

Хатасыз башкарылган эшкә”5” билгесе куела (слайд)

1хатага -“4”билгесе куела

2-3 хатага -  “3” куела

4 хатадан күбрәк эшкә –“2” куела

 

 

 

 

 

 

 

 

 

План

Дөрес

Дөрес түгел

1

Туган илнең әреме дә шифа булыр иде.

+

 

2

Мин Иделне, Донны, Арагваны, Димне сагынам.

+

 

3

Мин Карпат тауларын сагындым.

 

-

4

Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым.

+

 

5

Чит илдә әсир булып йөрим.

 

-

6

Җиңү мине Берлинга алып бара.

+

 

7

Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам.

+

 

 

-Укучылар, барлык балларны кушып, үзегезгә билге куегыз.

 

VII.Өй эше. (1 мин.) (слайд)

 

    - Өзекне ятларга.(“Без мәйданга керәбез...”)

   - Туган ил турында 6 мәкаль алып килергә.

   - Җирле шагыйрьләребезнең туган як турындагы шигырьләрен алып килергә һәм сәнгатьле    укырга өйрәнергә.

 

VIII.Йомгаклау. Рефлексия  (2 мин.)

-          Дәрестә кемнең иҗаты белән таныштык?

-          Максатка ничек ирештек?

-          Укучылар, фән нәтиҗәләре таблицасын тапшырыгыз.

-          Укучылар, сезнең алдыгызда ваза куелган.  Сезгә дәрес ошаган, сез яңа белемнәр алгансыз икән, вазага кызыл чәчәкләр, ошамаса - сары чәчәкләр куясыз.

-          Укучылар,матур җавапларыгыз өчен, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

     Дәрес бетте, сау булыгыз.


Г.Кутуй "Сагыну" нәсере.
DOCX / 80.95 Кб

смайликлар
DOCX / 42.3 Кб


5 нче сыйныфта әдәбият дәресе. Г.Кутуй"Сагыну" нәсере.
PPTX / 370.41 Кб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.